17нче майда Яшел Үзән шәһәрендә «Изумрудный город» – балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының Бөтенроссия фестиваль-конкурсы концерты узды.
Чараны оештыручы – «Феникс» халыкара фестиваль үзәге. Конкурсның максаты – сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау һәм яклау, аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен мөvкинлек бирү, шартлар тудыру.

Әлеге конкурсның 12-14 яшьлек катнашучылары арасында Илона Ефремова да бар. Җитәкчесе Наталья Виноградова.
“Кызым Илона конкурста I дәрәҗә лауреат исемен яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Ул инде беренче класска укырга кергәннән бирле вокал белән шөгыльләнә”, – дип сөйләде чыгышы белән Мамадышның Владимир авылыннан булган Инна Ефремова.
Инна Ефремова фотолары
Нет комментариев