Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яшь табиблар остазлык программасын узу өчен учреждениеләрне мөстәкыйль сайлый алачак

Бу хакта Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) медицина югары уку йортлары студентларына һәм ординаторларына РФ Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе Сергей Леонов сөйләде.

«Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы законга һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Алар остаз җитәкчелегендә эшләүне күздә тота: яңа килгән табиб тәҗрибәле хезмәттәше ярдәме белән эшләячәк һәм хезмәт хакы алачак.

«Яшь табибка остаз беркетеләчәк, ул аннан яхшы белгеч үстерәчәк, аны конкрет учреждениенең гамәли эшчәнлегенә әзерләячәк. Остазлык мәктәбен төрле клиникаларда узарга мөмкин булачак: ярты ел берсендә, ярты ел икенчесендә, мәсәлән», – дип билгеләде депутат.

Уку йортларын тәмамлаучылар дәүләт гарантияләре программасы буенча ярдәм күрсәтүче клиникаларда эшләргә тиеш булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев