Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яр Чаллыдагы керәшен приходының престол бәйрәмендә халык епископ Гавриил җитәкчелегендә келәү итте

18 майда Изге Алла Анасының «Неупиваемая Чаша» иконасы бәйрәмендә, Яр Чаллы һәм Алабуга епископы Гавриил Яр Чаллыдагы керәшен приходында келәү уздырды.

Епископка Яр Чаллы епархиясе секретаре протоиерей Андрей Лосык, Яр Чаллы округы благочинные протоиерей Андрей Дубровин, Алабуга округы благочинные иеромонах Кирилл (Забавнов), Изге Алла Анасының Яр Чаллыдагы «Неупиваемая Чаша» иконасы храмы настоятеле протоиерей Владимир Иванов, Чистай епархиясенең Алексеевск поселогындагы Воскресения Христово храмы настоятеле протоиерей Павел Чурашов, Тукай районының Мәләкәс авылындагы Вознесение храмы настоятеле иерей Николай Храмов һәм протодиакон Дмитрий Половников ярдәм итте. 

Литургия җырларын Вера Зиганшина җитәкчелегендәге җирле хор һәм, шулай ук, архиерей хорының ир-егетләре башкарды. 

Чиркәү-керәшен һәм чиркәү-славян телләрендә алып барылган келәүдә Кама аръягындагы һәм Яр Чаллыдагы приходлар халкы, «Челнинский крестоходец» клбуына йөрүчеләр катнашты. 

 

Евангелие — чиркәү-керәшен, чиркәү-славян телләрендә, ә «Ышану» һәм «Атабыз» приходтагы керәшеннәрнең барысы өчен дә якын булган туган телебездә укылды. Иеромонах Кирилл (Забавнов) проповедын халык түбәнчелек белән тыңлады. 

Литургиядән соң барысы да тәре йөрешенә чыкты.

 

Православное Закамье

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев