Яр Чаллының Родник дуслык йортында «Карендәшләр» ансамбле «Борынгы керәшен хатын-кызлар киеме» дигән мастер-класс уздырган.
Әлеге чарада Надежда Сырышева, Светлана Смирнова һәм Ольга Князева керәшен хатын-кызларының элгәреге киемнәрен яңартып, туплап халыкка күрсәттеләр.
Надежда Семеновнаның әбиләреннән калган 1650 елгы күлмәк залда утыручыларны ерак гасырларга алып китте. Бүгенгебез белән борынгы тарихыбызны тоташтыргандай булды.
Мастер-класс барышында керәшен хатын-кызларының баш киеме белән дә таныштылар, аны дөрес бәйләргә өйрәттеләр.
Бу чара дустанә атмосфера җылысын һәм керәшен хатын-кызларының киемнәре турындагы кызыклы фактларны бергә кушып, йөрәкләрендә онытылмас эз калдырды.
Фотолар: Родник дуслык йортыннан
Нет комментариев