Яр Чаллыда керәшен геройлары турында этномәдәни чара узган
Хәбәрләр

Яр Чаллыда керәшен геройлары турында этномәдәни чара узган

Яр Чаллының 38нче мәктәбендә «Керәшен геройлары.Батырлык. Горурлык. Дан» дигән этномәдәни чара булган.

Чараны керәшен мәдәниятен яратучылар клубы җитәкчесе Алена Евдокимова уздырган. Ул укучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан керәшен геройларының батырлыклары турында сөйләгән. Шулай ук, хәзерге заман геройлары — табиблар, укытучылар, халык һөнәрчелеге осталары һәм спортчылар тарихы турында да ишетеп, батырлыкның сугышта гына түгел, ә көндәлек тормышта, башкаларны кайгыртуда да чагылуын аңладылар.

Чара азагында барысы бергә һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Этномәдәни чара балаларга  үз халкын хезмәте, батырлыклары һәм йола-гадәтләрне саклавы белән таныткан кешеләрнең язмышы аша батырлык төшенчәсен ачты.

Фото: «Родник» халыклар дуслыгы йорты


Нет комментариев