Яр Чаллыда Я.Емельяновны искә алдылар
Яр Чаллының «Родник» халыклар дуслыгы йортындагы «Игәнәй» клубында «Беренче керәшен шагыйре һәм мәгърифәтчесе Яков Емельянов турында Информ-досье» булды.
14 августта керәшен мәдәниятен, телен һәм традицияләрен яратучыларның «Игәнәй» клубына килүчеләр Яков Емельяновның биографиясе белән якыннан таныштылар. Җырчы Җәкәүнең шигырьләрен укыдылар. Аның үз халкын яратуын, аны югары бәяләвен, үз хисләрен шигырьгә салып оста җиткерә алуына сокландылар.
Яков Емельяновның кешеләрне белемле итәргә, аларны яхшылыкка һәм кеше хәленә керергә, үзләренең кем һәм кайсы халыктан булуларын белеп, шуның белән горурланырга өйрәтергә тырышкан. Бу аның иҗатында тулысынча чагылыш тапкан.
Нәкъ менә шул омтылышы аның шигырьләренә үткенлек өсти, фикерен турыдан ярып сала – дөреслекне кычкырып, ачык итеп әйтә. Укучының аңына үтеп керергә, аңа тәэсир итеп, аны күпмедер дәрәҗәдә тәрбияләргә омтыла.
Яков Емельяновның халкыбыз өчен күпме эшләгәнен күз алдына да китерүе кыен. Ул үзенең бар гомерен халкына багышлаган. Җырчы Җәкәү – керәшеннәрнең беренче мәгърифәтчесе. Әлбәттә, Я.Емельянов тарихка беренче керәшен шагыйре буларак мәңгегә кереп калды, әмма, беренче чиратта, ул үз халкына тугрылыклы һәм аны бар йөрәге белән яраткан хөрмәтле кеше буларак халык күңелендә саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев