Янсуарда яңа елга планнар турында сөйләшкәннәр
Питрәч районының Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов еллык авыл җирлегендәге эшчәнлек турында хисап тотты.
Янсуарда гражданнар җыены узды, анда авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов халыкка администрациянең 2025 елдагы эше турында тулы отчет тәкъдим итте. Терлекчелек торышыннан алып, яңа юлларга һәм киләчәк планнарга кадәр тикшерелде.
Шәхси хуҗалыкларда терлек санының бераз кимүенә карамастан, дәүләт ярдәме әһәмиятле булып кала: терлек хуҗалары 299,1 мең сумлык субсидия алган.
Үзара салым программасының көче белән юллар ремонтланган, өстәмә урам фонарьлары урнаштырылган, суүткәргеч линияләре ремонтланган, массакүләм өмәләр үткәрелгән. Җиңүнең 80 еллыгына һәйкәл ремонтланган.
Шулай ук, авылда олы вакыйга булды: митрополит Кирилл Изге Ана Покровы храмында булып, җирле музейда традицияләрне саклау эше югары бәяләнгән.
2026 елга төзекләндерүне һәм фонарьларны алыштыруны дәвам итү, өстәмә янгын гидрантлары һәм контейнер мәйданчыклары урнаштыру планга кергән.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев