Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усы мәктәп укучылары урман серләренә төшенде

Мөслим районының Яңа Усы авылы урманчылыгы хезмәткәре, урман остасы Сергей Романов мәктәп укучылары өчен бик файдалы һәм кызыклы экскурсия оештырды.

Бу чарада балалар табигатьнең искиткеч дөньясы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге алды.

«Экскурсия барышында Сергей Михайлович, үзенең бай тәҗрибәсенә таянып, балаларга урман хуҗалыгында эшләүче һөнәрләрнең үзенчәлекләрен аңлатты. Ул урманны саклау, үстерү һәм аның байлыкларын куллану буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Аеруча, Сергей Михайлович урманның кышка ничек әзерләнүе турында тулырак мәгълүмат бирде. Ул бу чорда урман хуҗалыгында нинди мөһим эшләр башкарылуын, аларның урманның киләчәге өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклады. Балалар урманның табигатьне саклаудагы ролен, аның безнең тормышыбыз өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлап алдылар», –  диде мәктәп директоры Надежда Михайловна.

Мондый экскурсияләр яшь буынны табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә, аларны урман хуҗалыгы кебек мөһим өлкәгә җәлеп итүдә зур роль уйный.

Фотолар Яңа Усы мәктәбеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев