Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усы мәдәният йорты район үзәгендә спектакль куйды

Мөслимдә «Театр – ул милли хәзинә» театр айлыгы старт алды. Әлеге чара ел саен үткәрелә.

Бу көннәрдә районның мәдәният учаклары театр сәнгатенең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтүгә багышланган чаралар белән тулы.

Театр айлыгы кысаларында, Яңа Усы авылының сәләтле үзешчәннәре район мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.

Алар Рәис Фәзылҗанның «Утыр әле яннарыма» дип исемләнгән көлкеле комедиясе белән тамашачыларны сөендерделәр. Театр коллективының оста башкаруы һәм җанлы уеннары тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

«Бу спектакль, һичшиксез, район халкының күңелен күтәреп, аларны милли сәнгатькә тагын да якынрак итте. "Театр – ул милли хәзинә" исеме астында узган бу чара, районда театр сәнгатенең үсешенә зур өлеш кертә, яшь буынны сәхнәгә тартып, аларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Киләчәктә дә мондый матур традицияләр дәвам итәр дип ышанасы килә, чөнки театр – ул безнең рухи байлыгыбыз, милли үзаңны ныгытучы көч», – ди Яңа Усы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Филипова.

М.Филипова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев