Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усы керәшене Альберт Оленин — туган авылында да, Чаллыда да якты эз калдырган кеше

Ил күләмендәге иң зур төзелешләрнең берсе булган КАМАЗ гигантын сафка бастыруга зур көч куйган Альберт Николаевичны белгән һәр кеше «матур яшәде, матур эшләр калдырды», дип әйтә ала.

Ул 1939 елның 1 декабрендә Яңа Усыда дөньяга килә. 1946 елда беренче класска керә. 1953 елда Мөслим урта мәктәбенең 8нче классына укырга бара. Мәктәптә укыганда җәмәгать эшендә катнашкан, спорт белән шөгылләнеп, чаңгы ярышы буенча район чемпионы булган. 

Соңрак бухгалтерлар курсын тәмамлап, авылда баш бухгалтер булып эшли. Сугыш елларыннан соң авыл халкының хәле авыр була — өй түбәләре саламнан, коймалар бик иске. Альберт Николаевич колхоз председателе Александр Кузьмич белән берлектә, авылда такта яру җайланмасы (пилорама) көйләргә уйлыйлар. Оленин Казанга барып, авыл хуҗалыгы министры Сибгатуллин белән очрашып сөйләшә. Тиешле документларны рәсмиләштереп, авылга пилорама кайтарталар. Шул вакыттан авыл кешесенең тормышы җайлана: әкренләп, йортларның салам түбәләре — шиферга, ә читәннәр такта коймаларга алмаштырыла. 

Альберт Оленин 1962-1965 елларда Мөслим районы партия комитеты инструкторы, 1965-1970 елларда комсомол комитетының беренче секретаре булып эшли. 

Авылыбызга электр үткәрү мәсьәләсен дә уңай хәл итүгә ирешә ул. Миргарифан дәдәй (соңыннан авылда күп еллар электрик булып эшләде) белән бергәләп, Әлмәт шәһәренә барып, авылдашыбыз, нефтяниклар начальнигы Даный дәдәйне табып сөйләшәләр. Һәм Яңа Усы халкын электр утлы итәләр. 

1968 елда, комсомолга 50 яшь тулу уңаеннан, Альберт Оленин Мәскәүгә тантаналы җыелышка чакырыла. Шушы җыелышта безнең район комсомол оешмасына ВЛКСМ Үзәк Комитетының истәлекле Кызыл Байрагы тапшырыла. Ул Кызыл Байракка Татарстанда өч оешма гына лаек була: Казан дәүләт университеты, Татарстан комсомол оешмасы һәм Мөслим районы комсомол оешмасы. 

Йортларда «Ильич лампалары» балкый башлагач, тынгысыз авылдашыбыз Яңа Усыда клуб төзетү уе белән яна. Моның өчен ул бар көчен куя. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен авылыбыз уртасындагы һәйкәл дә Альберт Николаевичның тырышлыгы белән салына.
1970 еллар. Татарстанның бар шәһәрләрендә, авылларында төзелеш барган чак, төзелеш кирәк-ярагы җитми. Шул вакытны якташыбыз күңеленә авылны яңа мәктәпле итү фикере килә. Нәтиҗәдә, 1976 елны Яңа Усы авылында өр-яңа мәктәп эшли башлый. Бик күп еллар мәктәбебез районда алдынгылар рәтеннән төшми. 

1990 еллар. Республикада авылларга газ кертү башланган чор. Торбалар җитмәгәнен күреп, Альберт Николаевич бу эштә дә ярдәм итә. 
КАМАЗ төзелеше башлангач, Татарстан партия өлкә комитетының карары белән, 1970 елда Альберт Николаевич Яр Чаллы шәһәренә җибәрелә һәм шәһәр партия комитетының оештыру бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1976 елда Оленинны Чаллы шәһәренең Автозавод районы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 1980 елда ул шәһәр башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары була. 1990-1998 елларда Чаллы шәһәренең салым инспекциясе начальнигы булып эшли. 

КАМАЗ төзүдәге тырыш хезмәте өчен Альберт Оленин «Халыклар дуслыгы» һәм ике «Почет билгесе» орденнары, «Сәүдә отличнигы» билгесе, бик күп медальләр белән бүләкләнгән. 

«Кайда гына, кемнәр белән генә эшләсәм дә үземне хөрмәт иттеләр. Алдан сизә, күрә белдем, кешеләргә хөрмәт белән карадым. Авылдашларга алдагы көннәрендә исәнлек-саулык, бәхетләр, уңышлар теләп, Альберт Оленин. 18 февраль1999 ел», дип язып калдырган хөрмәтле авылдашыбыз.

Елизавета МИТЮШКИНА.
Яңа Усы мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев