Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усы егете Толеген Аембаев истәлегенә, волейбол буенча районара турнир уздырылды

Яңа Усы егете Толеген Аембаев авылдашлары, халык күңелендә якты эз калдырган кеше. Мөслим «Яшьлек» спорт комплексында аның истәлегенә волейбол буенча районара турнир узды.

Безнең Яңа Усы авылыннан Толеген Аембаев һәм Валерий Игошев — гомер күгендә якты йолдыздай янып, мәңгелеккә юл алган әнә шундый көчле ихтыярлы егетләр, спортчылар. 

Яңа Усының спортчылары командасы район күләмендә үткәрелә торган кышкы спартакиадада 30 елдан артык призлы урыннарны алып килде. 2001, 2003 елларда абсолют чемпионнар булдык. Спорт яратучы авылдашлардан, яшьләрдән тупланган Усы командасы, бердәмлеге һәм уенчыларының бер-берсенә һәрвакыт ярдәмгә килеп, көч биреп торуы белән, башкалардан аерылып тора. Вакытлар үтә-үтә, уенчылар алмашынса да, команда үз йөзен югалтмады. Аеруча, кызлар һәм егетләрнең волейбол командалары районыбызның спорт яратучыларына матур һәм оста уен күрсәтеп килделәр. 

Ни кызганыч, 2024 ел безнең егетләр волейбол командасына бик нык үзгәрешләр кертте, команда өчен авыр ел булды. Волейбол командасында 15 елдан артык уйнаган Толеген Аембаев, фаҗигале төстә, арабыздан китеп барды. Ул Казанда яшәде. Төзелештә эшләде. Кулы алтын шул егетебезнең бер кичне Казанда тренировкага барганда гомере аянычлы өзелде. 

Бер килсә килә бит ул, ирләр волейбол командасы капитаны Валерий Игошев, һич көтмәгәндә, авырып китте. Бар халык аның дәваланып, тизрәк аякка басуын көтте. Усының спортчылар командасы шушы елның февралендә кышкы спартакиаданың зона ярышында җиңеп сертификат алгач, уенчыларның барысы да аны акчага әйләндереп, Валерийга бирергә дигән уртак фикергә килделәр. Акчаны, дәвалану өчен азмы-күпме ярдәм булыр дип, Валерага тапшырдык. Бу — команданың аңа теләктәшлеге, Валерийны үз араларында күрү теләге иде. 

Үзе авыр хәлдә булса да, Валерий Анатольевич һаман да авылыбыз, спорт турында уйлады. Волейбол ярышларында Усы, Мөслим һәм республика данын яклаган авылдашыбыз Толеген истәлегенә турнир оештыруга да ул зур көч куйды. Команда җыю, турнирны оештыру, җиңгән командаларга тапшыру өчен кубок, значок-билгеләр, призлар, дипломнар — барысын да әзерләргә кирәк бит. Валерий Игошевның бу идеясен бердәм күтәреп алып, үзебезнең командалар акча җыеп, кирәк-ярак алынды. 

23 августта Мөслим үзәгендәге «Яшьлек» спорт комплексында районара волейбол турниры уздырылды. Анда Мөслим, Актаныш һәм Азнакай районнарынан 11 волейбол командасы (6сы — ир-егетләр, 5есе — хатын-кызлар командасы) катнашты. Алга китү булса да, безнең Яңа Усы авылыннан ирләр волейбол командасының өченче урынны алуын әйтим.

Турнирны ачу тантанасында Толегенның әти-әнисе — Әлфия Мукановна һәм Анатолий Геннадьевич Ермолаевлар, Толегенның бертуганы Валентина да үз гаиләсе белән катнашты. Толегенны искә алып, аның турында бик матур сүзләр әйтелде. Ул үзе ерак Казахстан якларында дөньяга килсә дә, әнисе Әлфия апа (авылыбыз оныгы) безнең авыл егете Геннадий Ермолаевка чыгып, бәләкәйдән Толеген үзебезнең керәшен мохитендә үсте. Авыл мәктәбендә белем алды. Әтисе Анатолий дәдәйдән күреп, эшчән, ярдәмчел егет булып үсте... Турнирда район җитәкчелеге исеменнән, Толегенның якыннарына рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Үзебезнең Яңа Усы авыл җирлеге халкының хөрмәтен җиткереп, әти-әнисенә чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк бирдем. Районара турнирны карарга халык күп җыелган иде. Уен көндәшлек һәм дустанә шарталарда үтте.

Волейбол турнирына Валерий Анатольевич үзенең олы улы, башлангыч класста укучы Станислав белән килгәннәр иде. Ул төнге унберенче яртыга кадәр спортчыларга көч биреп утырды. Дөрес, үзем азакка кадәр тора алмадым, кичке алтыдан соң, Әлфия апа белән Анатолий дәдәйне Усыга, өйләренә алып кайттым. Китешли, Валера кырыенда туктап, хәлләрен сораштым. «Мин калам, утырам әле», дип саубуллашты ул. Бу аны соңгы күрүем, соңгы сөйләшүебез булган икән…

Волейбол командасы капитаны Валерий Игошев 25 августта соңгы процедурасына китте. 29 август иртәсе Яңа Усы халкы өчен ачы хәбәрдән башланды: Валерабыз безнең арадан киткән. Аны 30 августта җир куенына салдык. Валерий Игошевның соңгы юлга озатырга авыл халкы, спортчылар, райондашлар килде. Күрше Метрәй авылы егете Рузәл Минһаҗев, Валерага багышлап шигырь дә язган:

Яшьти идең, утыз дүрттә генә,
Чиста иде синең күңелең.
Туып-үскән Усы буйларында
Бер матур моң булып түгелдең...

Яшьли киттең, кыска гомереңдә,
«Усы», —диеп типте йөрәгең.
Кулларыңнан тубың төшмәде шул,
Волейболның бирдең кирәген...

Авыр сүзләр әйтә белмәдең син,
Гел ягымлы булды карашың.
Ике сабыеңны ятим итеп,
Арабыздан китеп барасың...

Ярдәмләшү — синең девиз иде,
Үрнәк егет булдың күпләргә.
Яман чирләр кисеп гомереңне,
Алып китә сине күкләргә...

Гомерләр дә бер өзелә икән,
Тимерләр дә шартлап бер сынар.
Ятимлеккә төреп, яшьли киттең,
Халкың сине бик нык юксыныр...
Гомер буе Усың юксыныр...

Барыбызның да күңелләр өзгәләнә, елый. Гаиләсе белән Мөслимдә торган, «Агромастер»да эшләгән Валерийның әле үзе армиягә киткәнче үк дуслашып йөргән хатыны Лариса, бәләкәй уллары Станислав һәм Арсений, әтисе Анатолий Прохорович, әнисе Валентина Геннадьевна, бар авылдашлар өчен ачы хәсрәт. 

Бер ел эчендә Усы үзенең ике булдыклы егетен, ике волейболчысын югалтты. Үзләре инде арабызда булмасалар да, аларның истәлеге хәтерләрдә сакланыр. 

Галина РОМАНОВА,
Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев