Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова: «Авылда көндәлек эшләр үзара салым акчасына башкарыла»

Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова авылда башкарылган эшләр белән уртаклашты.

— Безнең Яңа Усы авылында 2025 елда 200 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Авылда яшәүчеләрнең 209ы — үзара салым түләүчеләр. Һәрберсеннән 1000 сум исәбеннән җыйдык. Бу акчага дәүләттән каралган субсидия суммасы өстәлде. Нәтиҗәдә, 626 мең 369 сумга җитте. Һәр кыштагыча, юлларны кардан чистартуга шул үзара салым акчасы тотылды. Җәй башында юллар махсус автогрейдер белән тигезләтелде. Урам баганаларындагы яктырткычларны техник карау — янган лампаларны яңаларына алмаштыру да шул үзара салым акчасына эшләнә. Садовая урамындагы Парник чишмәсе дә төзекләндерелде. Чишмәгә бетоннан эшләнгән түгәрәк су җыйгыч-мичкә урнаштырылды, торбалары алмаштырылды, тимер улагы да чистартылып, күтәртелде. Профнастилдан өслек-түбә ясап урнаштырылды. 

Моннан тыш, 2024 елда авыл җирлегенә алган МТЗ тракторына тагылма кораллар сатып алынды. Печән чапкыч, кар чистарткыч та алдык. 

2026 елга үзара салымның суммасы үзгәрешсез — җан башыннан 1000 сум итеп билгеләнде. Яңа елда үзара салым 201 кешедән алына. Бу акчага яңгыр юдырган юлларга гравий түшәү күздә тотыла. Һәрвакыттагыча, Яңа Усы халкы тормышында уңайлыклар тудыру, көндәлек эшләр — барысы да үзара салым акчасына башкарыла.

Махсус хәрби операция башланган вакыттан алып, Усыдан унике ир-егете Ватан кушкан бурычны үтәргә китте. Ул батыр карендәшләребезнең дүртесе хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булды. 2025 елның апрелендә контракт буенча киткән, хәзерге вакытта хәбәрсез югалган булып саналучы Алексей Мартемьяновның авылыбызга исән-сау кайтуын барыбыз да көтәбез. Араларыннан икесе махсус хәрби операция ветераны булып исәпләнә. Хәрби операциядәгеләрнең калганнары, Аллага шөкер, исән-сау. Бу егетләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә тырышабыз. Ягарга утын кайтартабыз. Аналар көнендә, Яңа ел, 8 Март кебек зур бәйрәмнәрдә азык-төлек, хуҗалык кирәк-ярагы җыелмалары тапшырабыз. Махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм йөзеннән, Яңа Усы мәдәнитя йортында маскировка челтәре үрү, гуманитар ярдәм җыю оештырыла. 

Илебездәге, республикабыздагы бар кеше кебек үк, безнең Яңа Усы халкының да теләге бер: 2026 ел — тыныч һәм имин еллардан булсын! Гаиләләр бөтен, барыбыз да сәламәт, табыннарыбыз — мул, якыннарыбыз янәшәдә булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев