Яңа Маты авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очрашу узган
Бакалы районының Яңа Маты авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм әзерләү эшләре дә алып барыла.
Мәдәният йортында да, китапханәдә дә төрле әңгәмәләр, очрашулар да уздырыла.
“Якташыбыз сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кыска вакытлы ялга өенә кайтты. Очрашу җылы узды. Чакырылган кунак үзенең сугыш хәрәкәтләре, Җиңүгә таба барган авыр юлда нинди авырлыклар һәм сынаулар узарга туры килүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул үзенең дуслары, авыр минутларда бер-берсенә ничек ярдәм итүләре турында сөйләде.
Очрашуда катнашучы балалар кунакка бик күп сораулар бирделәр. Аларны барысы да кызыксындыра: кайда яшиләр, нәрсә белән тукланалар, кораллары нинди, бронежилетлары нинди авырлыкта, посылкалар һәм балалар хатлары алалармы. Барлык сорауларга да ул кыскача итеп җавап бирде, кайдадыр шаяртып та алды”, – дип сөйләде мәдәният йорты методисты Артемий Кудрин.
Очрашу ахырында барысы да сугышчыга нык сәламәтлек, дөньяга иминлек һәм тизрәк җиңү белән кайтуларын теләгәннәр. Үзешчәннәр батыр егетләребезгә багышланган музыкаль номерларын башкарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев