Яңа Мәлкән авылының күчмә китапханәсе – укучыларны китап дөньясына җәлеп итү юлы
Хәбәрләр

Яңа Мәлкән авылының күчмә китапханәсе – укучыларны китап дөньясына җәлеп итү юлы

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авыл китапханәсе каршында күчмә китапханә эшли.

Китап уку мөмкинлеге булган һәркемне китап укучылар сафына бастыру максатыннан, Яңа Мәлкән авыл китапханәсе каршында күчмә китапханә эшли башлады. Бу уңайлы хезмәт ярдәмендә китапханәчеләр, китапханәсе булмаган авылларны, китапханәгә килә алмаучыларны  да китаплар белән тәэмин итә.

Күптән түгел күчмә китапханә Дусайкичү авыл клубында халыкка хезмәт күрсәтте. Мондый юл белән китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итү, укучыларны рухи азыкка баету белән бергә, китапханәчеләр өчен дә бик отышлы – ул китап укучылар санын арттырырга ярдәм итә.

Светлана Упаева фотолары.


Нет комментариев