Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Мәлкән авылы халкы Ватаныбыз сакчыларына ярдәм кулы сузды

Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләү дәвам итә.

Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авылдашлары һәм читтә яшәүче якташлар бергәләп, махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларына бәйрәм күчтәнәчләре әзерләделәр.

Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертте: тәм-томнар, шәхси гигиена әйберләре, урын-җир кирәк-яраклары – барысы да җылылык һәм кайгыртучанлык белән тутырылган посылкаларга салынды.

«Бу посылкалар безнең сугышчыларыбызга туган якның җылысын, якыннарының кайгыртуын тоярга ярдәм итәр дип ышанабыз. Аларның һәрберсендә безнең йөрәк җылыбыз, рәхмәтебез һәм иң изге теләкләребез бар. Без барыбыз да бер теләктә: ил-көннәребезгә тынычлык урнашсын, барлык ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Гаиләләрендә бәхет-шатлыкларга гына күмелеп яшәсеннәр, балаларының, оныкларының шат тавышларына куанып, тыныч тормышта яшәсеннәр иде», – ди мәлкәнлеләр.

Бу акция тагын бер кат безнең халыкның бердәмлеген, Ватаныбызга булган мәхәббәтен һәм авыр минутларда бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтте.

С.Упаева фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев