Яңа Илектә «Керәшен юллары» фестиваленә йомгак ясалды
Бакалы районының Яңа Илек авылы мәктәбендә үткәрелгән «Керәшен юллары» фестивале керәшеннәрнең бай мирасын саклау һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Бик күп талант ияләрен җыйган фестиваль кунаклары арасында администрация башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Р.Дәүләтов, мәгариф бүлеге башлыгы Р.Ворсина, мәдәният бүлеге башлыгы И.Хөсәенов, Башкортстан керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге рәисе Г.Марков һәм Килей авыл җирлеге башлыгы Р.Фатыхов та булган. Бу фестивальнең югары статуста булуын һәм аның төбәк өчен әһәмиятен ассызыклаган.
«Фестивальдә "Сөнәкәй" халык фольклор ансамбле, керәшен җырларын башкаручы – Л. Матвеева, "Туганайлар" фольклор ансамбле, Казанда узган "Туым жондозы" конкурсында җиңгән Екатерина һәм Ксения Рыцевалар (Үмер авылыннан), шулай ук, "Бөрлегән" мәктәп балалар фольклор ансамбле катнашты. Бу чыгышлар, җырлар һәм биюләр аша, традицияләргә бай керәшен мәдәниятен күрсәтте.
Педагогик хезмәт ветераны Нина Иванова безнең авыл турында шигырьләр укыды һәм үзенең китабын музейга тапшырды. Аның шигъри юллары безне тамырларыбызга кайтара, хәтер һәр йортта, һәр дәрестә яшәвен искә төшерә.
Фестивальдә керәшен ризыклары, кулдан эшләнгән әйберләр һәм китаплар күргәзмәләре дә оештырылды. Мәктәп директоры Светлана Жадова барлык катнашучыларны кайнар сәламләде, мәктәп тормышы һәм проектны оештыру процессы турында сөйләде. Ул ата-аналар советына һәм чараны үткәрүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Татарстанның атказанган артисты Марина Карпованың видеокотлавын ишетү бик күңелле булды”, – дип хәбәр итте директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.
Елена Кудряшова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев