Яңа Илекледә керәшен җыруларын өйрәнү буенча мастер-класс оештырылды
Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Илекле авылы мәктәбенә олылар һәм балалар җыелып, керәшен җыруларын өйрәнделәр. Ул халкыбызның культурасын, телен һәм йола-гадәтләрен саклау, халык арасында таныту максатыннан оештырылды.
Мастер-класста Үмер авылының «Сөнәкәй» һәм Яңа Балыклының «Туганайлар» керәшен ансамбльләре чыгыш ясады. Алар традицион керәшен җыруларын башкардылар. Кичәдә, шулай ук, Ольга Маркова һәм Любовь Матвеева чыгыш ясап, сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Алар элекке керәшен җыруларын әйттеләр.
Традицион «Дүртле бию» һәм «Чылбырлы бию»е элементлары керәшен культурасы үзенчәлекләрен күрергә, аңларга ярдәм итте. Үзешчәннәр белән беррәттән, мәктәп укучылары да үзләре өйрәнгән керәшен көйләрен җырлап күрсәттеләр. Балаларның күңел биреп керәшенчә җырлаулары яшь буынның бай мирасыбыз белән кызыксынуын, аны теләп өйрәнүен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев