Яңа Илекле мәктәбендә күзикмәк әзерләү буенча мастер-класс узды
Башкортстанның Бакалы районы Яңа Илекле авылы мәктәбендә «Керәшен традицияләре юллары буенча» проекты кысаларында, «Күзикмәк»не әзерләүгә багышланган кызыклы мастер-класс узды.
Бу проект керәшеннәрнең мәдәни һәм аш-су традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Яшь буын үз милли ашларының һәм традиционон яшәү рәвешенең үзенчәлекләрен яхшырак аңлый алсын өчен уйланылган.
«Мастер-класс алдыннан укучыларның гаиләләре керәшеннәрнең төрле милли ризыкларын өйрәнгән иде. Алар «Күзикмәк» әзерләү серләренә дә өйрәнде. Мәктәптә халык ризыклары күргәзмәсе оештырылды, анда теләгән һәркем кулинария традицияләре байлыгы белән таныша алды. Мондый алым керәшен ашларының байлыгын күрсәтү генә түгел, ә мәдәни мирасны саклауга кызыксынуны да уята.
Әбисе рецепты буенча мастер-классны Римма Орехова үткәрде. Ул катнашучылар белән әзерләү серләре белән уртаклашты, ризыкның тарихи һәм мәдәни әһәмияте турында сөйләде, шулай ук «Күзикмәк»не әзерләү тәртибен күрсәтте. Шөгыль вакытында балалар һәм ата-аналар бергәләп продуктлар әзерләүдә, әзерләү технологияләрен һәм ысулларын күзәтүдә катнаштылар, шулай ук һәр ингредиентның символик мәгънәсе һәм керәшен ашларында куллану ысуллары турында белделәр», — дип яздылар Илекле мәктәбе укытучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев