Яңа ел күчтәнәче самолетны «бутаган»
Лаеш районының Усад авылыннан Анастасия Шәймәрданова Яңа ел бәйрәменә бәйле маҗаралы бер вакыйга турында сөйләде.
— Бу хәл 2016 ел азагында булды. Безнең Сургутта яшгән еллар иде әле. Казандагы улларыбызга Яңа ел бәйрәменә кайтырга җыендык. Алдан ук 30 декабрьгә самолетка билетлар алып куйдык.
Себер ягыннан кайткач, күчтәнәчнең дә Казанда югын аласы килә бит. Яңа ел якынлашканда, Сургутта җирле халык үз милли киемнәрен киеп, урамда болан ите, аю ите сата. Аю һәм болан итенә заказ бирдек. Аны 30ы көнне китерделәр. Базар да безнең яннан әллә ни ерак түгел. Анда барып,8-9 кило чамасы сёмга, 3-4әр килолы ике форель дә алдык. Балконнан үзебез җыйган клюква һәм брусниканы алып кердек. Барысын да туңы эремәслек итеп төреп, юл сумкаларына салдык. Байтак кына эрбет чикләвеге дә тыктык. Оныкларга дип, Яңа ел күчтәнәчләре, уенчык алган идек, аларын да куйдык. Ике олы юл сумкасы шыплап тулды.
Самолет 30 декабрьдә төнлә очарга тиеш. Аэропортка бардык, регистрация үтеп, багажны тапшырдык. Үзебез белән кеченә генә сумка («ручная кладь») алдык. Мәскәүдә икенче самолетка күчеп утырдык. Багажны да бер самолеттан икенчесенә күчерәләр бит инде. Анысын пассажирлар күрми, аэропорт хезмәткәрләре үзләре ташып күчерә.
Төнлә Казанга килеп төштек. Аэропортта улыбыз каршы алды. Башка пассажирлар багажларын алып бетерде, ә безнеке — юк. Дежур администратор янына бардык. Барысын да аңлаттык. Билетларның күчермәсен алдылар, Мәскәүгә шалтыраттылар. Ә андагылар: «Сумкаларыгыз, ялгыш, башка самолетта киткән», — дип бездән гафу үтенделәр.
Бу безгә бик сәер тоелды. Багажда тиз бозыла торган балык, җиләк-җимеш, ит икәнен әйттек. Өстәвенә, оныкларга дигән Яңа ел бүләкләре дә шунда. Бүләксез Яңа ел бәйрәме була алмый бит инде ул бәләкәй чакта..
Телефонның теге башындагылар: «Багажыгызны самолет белән Казанга озатырбыз, борчылмагыз», — дип тынычландырдылар. Сургут кадәр Сургуттан, җитмәсә, әби белән бабай күчтәнәчсез, бүләксез кайтып керсен әле!.. Яңа ел төнендәге бәйрәм табынының бер ягы китек кебек тоелды ул 2017 елны каршылаганда. Хәзер көлеп искә алабыз да, ул чагында Яңа ел күчтәнәчләренең самолетларны «буташтыруы» бер дә күңелле булмады.
1 январьда көндез шалтыратып, «Багажыгыз табылды, самолет белән Казанга озатабыз, килеп алырсыз», дип, кайсы рейс белән җибәрәселәрен дә хәбәр иттеләр. Шунда ук т барып алдык. Балыклар да, җиләкләр дә бозылмаган, эри генә башлаган иде.
3 январьда, улыбызның туган көненә балыкны тозладык та, фольгага төреп духовкада да пешердек, клюквадан морс та ясадык.
Яңа ел бәйрәме якынлашканда, ирем Рафис белән шул вакыйганы искә төшерәбез. Хәзер ул безгә Яңа елның онытылмас бер маҗарасы гына булып тоела...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев