Хәбәрләр

Яңа Балыклының Җиңү паркында классташлар очрашуы узган

Шушы көннәрдә Бакалы районындагы Яңа Балыклы мәктәбенең 1979 елгы чыгарылыш класс укучылары, еллар узгач, үзләрен әле яңа гына укый башлаган кызлар һәм малайлар итеп тоярга җыелдылар.

Яңа Балыклыда йөрәкләрнең җылысын саклый торган урыннарның берсе — Җиңү паркы.

«Очрашу чын-чынлап күңелле булды. Балачак турында сөйләшүләр, мәктәп елларыннан истәлекләр һәм, әлбәттә, баянга кушылган җырлар — барыбызны да берничә сәгатькә кирегә яшьлеккә алып кайткандай тоелды. Кичәнең иң гаҗәпләндергәне шул булды: очрашуда катнашучыларның барысы да диярлек — элек үзешчән сәнгатьтәге „йолдызчыклар“. Безнең мәдәният йорты сәхнәсендә кайчандыр халык уен кораллары ансамбленә йөрүләрен искә төшерделәр. Бу кешеләрдә иҗади ут сүнмәгән икәнен аңлау күңелле. Дистә еллар үтте, авылдашларыбызның энергиясе ташып тора, талантлары югалмаган», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Васильева.

Н.Васильева фотосы.


Нет комментариев