Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Балыклы мәдәният йорты район күләмендәге «Хуш, җәй» бәйрәмендә катнашты

29 августта Бакалының «Хәрби дан» паркында «Хуш, җәй» бәйрәме узды. Аны Балыклы район мәдәният йорты хезмәткәрләре җирле халык һәм кунаклар өчен оештырды.

Бу вакыйга райондагы төрле милләт кешеләрен берләштергән, оештыруның югары дәрәҗәсен һәм күңел ачуны үткәрүгә иҗади якын килүне күрсәткән мөһим мәдәни чара булды. Яңа Балыклы мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмдә актив катнашты.

“Табигый материаллардан тегелгән костюмнар дефилесы конкурсында  Яңа Балыклы мәдәният йорты биш яшьлек игезәкләр Валерия һәм Виктория Карсаковаларны «Миләш бөртекләре» костюмнарында тәкъдим итте. Тамашачылар аларның талантын һәм тырышлыгын  алкышларга күмде.

Моннан тыш, Яңа Балыклы мәдәният йорты «Җәйнең мул бүләкләре» күргәзмәсендә катнашты. Шулай ук, Үмер, Корчай, Ахман, Яңа Илек мәдәният йортлары белән бергә керәшен йорты күргәзмәсен оештырдылар. Аны авылдашларыбыз бакчасыннан җыелган уңыш белән бизәделәр, Бу уңышның муллыгын һәм төрлелеген күрсәтте. Иң матур бизәге – Яңа Балыклы авылы кызларының миләштән ясалган такыялар белән керәшен күлмәкләрендә чыгуы булды», – дип хәбәр итте мәдәният йорты хезмәткәре Наталья Васильева.

 

 

 

Наталья Васильева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев