Республикадагы һава торышына циклон йогынты ясый. Көндез һәм кичке якта кыска вакытлы яңгыр, урыны белән боз ява, яшен күзәтелә, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә.
Шимбә — 16 августта көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча уртача температура +19...+24 градус булачак. Төнлә +10...+15 градус.
Якшәмбе — 17 августта көндез температура +26 градуска кадәр күтәрелергә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы +8...+13 градусны күрсәтәчәк. Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында циклон йогынтысында җылы, яңгырлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда боз яварга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә температура +22...+27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев