Якты Күлдәге Ишмяновларның «агроимперия»се туй акчасына алынган бозаудан башланган
Зәй районының Якты Күл авылыннан үз хуҗалыкларында күп итеп мал асраучы Галина һәм Геннадий Ишмяновлар 44 ел элек туй акчасына бозау сатып алганнар.
Ишмяновлар «агроимперия»се нәкъ шул туй акчасына алынган бозаудан башланган. Әлбәттә, 11 баш мөгезле эре терлеге, атлары һәм дуңгызлары булган мини-фермага ия бу гаиләгә шушы узган еллар эчендә бик нык тырышырга, күп көч түгәргә туры килгән. Гаилә башлыгы Геннадий үзләренең бер көн ялсыз эшләүләрен, сөт һәм каймак сату өчен «попутка»ларга утыра-утыра шәһәргә йөргән чакларын, авыл сөтеп алучы табылса, ничек шатлануларын искә төшерә.
Алар хәзерге вакытта бар булганына шатланып, кул хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, авыл җирендә тыныч кына яшәп яталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев