Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Якты Күлдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет белән очрашу үтте

24 ноябрь көнне Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан батыр якташлары белән очрашу үткәрелгән.

Якты Күл авылындагы маскировка челтәрләре үрүчеләр янында махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр еш була. Алар әлеге игелекле затларга рәхмәт әйтер өчен килә.
Челтәр үрүчеләр янына бу көннәрдә тагын бер хәрби егет килде. Егет Ватанга мәхәббәт һәм бердәмлекнең әһәмияте хакында үз фикерләрен әйткән.

«Алгы сызыктагы катлаулы шартлар һәм үзләренә үтәргә туры килгән сынаулар турында кыскача сөйләде. Авыл волонтерлары кебек гади кешеләрнең ярдәме зур көч бирә һәм җиңүгә ышанычны арттыра, дип ассызыклады ул.

Без, Якты Күл мәдәният йорты хезмәткәрләре, бу очрашуны оештырып, батыр якташыбызга рәхмәт белдерәбез. Аның сүзләре безнең күңелләрдә тирән эз калдырды.

Барыбыз да, чын күңелдән, яклаучыларыбызның махсус операция тәмамланып, исән-сау туган йортларына, гаиләләренә кайтуларын телибез», – диде мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

 

Ялга кайткан егетнең сүзләре, аның батырлыгы һәм фидакарьлеге, һәркемне Ватанны яратырга, аның өчен көрәшергә өйрәтә. Аның тәҗрибәсе – ул безнең тарихыбыз, безнең горурлыгыбыз.

 


Татьяна Егорова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев