Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Якты Күлдә яшәүче Анна түтине 100 яшьлеге белән котладылар

2 августта Зәй районының Якты Күл авылында яшәүче Анна Фокинаның йөз яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашны, күңел көрлеген югалтмаган Анна әбинең балачагы, үсмер вакыты бик авыр вакытларга туры килгән. Анна Александровна озын гомерлелекнең сере якыннарыңны яратуда һәм алар белән ярдәм итешеп яшәүдә, ди. Һәр көнне балалары һәм оныклары аңа кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтәләр һәм нәкъ менә шушы гаилә җылысы аңа көч һәм шатлык өсти.

Юбилярны олы дата белән котларга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм Якты Күл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтаров килде. Юбиляр хөрмәтенә автоклуб, Якты Күл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләреннән дә җылы сүзләр һәм ихлас теләкләр яңгырады. Алар бергәләп Анна Александровна өчен чын бәйрәм оештырдылар.

Фото: Т.Егорова.

Газета "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев