Якты Күлдә авыл хатын-кызлары көненә багышланган бәйрәм уздырганнар
Хәбәрләр

Якты Күлдә авыл хатын-кызлары көненә багышланган бәйрәм уздырганнар

14 октябрь көнне Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында «Авыл хатын-кызларына мәхәббәт белән...» дип исемләнгән, авыл хатын-кызлары көненә багышланган күңелле ял сәгате уздырылган.

Бу чарага төрле яшьтәге, үз тормышларын төрле өлкәдәге хезмәткә багышлаган гүзәл затлар чакырылган. Клуб җитәкчесе Татьяна Егорова бу бәйрәмнең тарихын искә төшергән, авыл хатын-кызлары хезмәтен күп шагыйрьләр һәм язучылар мактап җырлаганын ассызыклап үткән.

«Николай Некрасовның авыл хатын-кызларына багышланган шигыре кунакларда җылы тәэсир калдырды. Җыелган кунакларга көндәлек борчулардан вакытлыча арынып, күңелле конкурсларда һәм викториналарда катнашырга тәкъдим иттек. Бәйрәм җылы атмосферада узды,  күңелле сөйләшүләр белән үрелеп барды», – дип хәбәр итте Татьяна Егорова.

Татьяна Егорова фотолары.


Нет комментариев