Якты Күл паркында «Буыннар белсен һәм хәтерләсен» дигән патриотик чара узган
1 июль Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне буларак билгеләп үтелде.
Бу истәлекле көнгә Зәй районының Якты Күл авыл паркында «Буыннар белсен һәм хәтерләсен» патриотлык сәгате булды.
“Патриотлык сәгатендә авылдашларыбыз, Әфган һәм Чечен сугышында катнашкан якташлар турында сөйләделәр, махсус хәрби операциядә бүген дә Ватан иминлеген саклаучы геройларны искә төшерделәр.
Бу көнне без илебездә тыныч күк йөзе булсын өчен авыр сынаулар аша үткән барлык хәрби хәрәкәтләр ветераннарына рәхмәтебезне белдердек. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык”, – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев