Якты Күл мәдәният йортында Россия көненә карата патриотик викторина үтте
Бүген, 12 июньдә, илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм алдыннан Якты Күл авылында «Минем яраткан Россиям» дигән патриотик викторина уздырганнар.
Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора. Һәр кеше үзенең башлангычын белергә, үз халкының үткәне турында истәлек сакларга, яратырга тиеш.
Якты Күл мәдәният йортында Россия көненә багышланган «Минем яраткан Россиям» дигән патриотик викторина үтте.
«Чара башында барлык катнашучыларны Россия көне белән котладык. Аннары мавыктыргыч викторина башланды, анда катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан тарихының бөек битләре, аны тудырган һәм куркыныч сәгатьтә саклаган кешеләр, Россиянең төп шәһәрләре һәм башкалар турындагы сорауларга җавап бирделәр. «Россия, Ватаным минем» викторинасы сорауларына җавап биреп, балалар Россия тарихы һәм символлары турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.
Фотолар Якты Күл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев