Вокаль-инструменталь этник коллективка 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар чакырыла.
Тиздән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен вокаль-инструменталь этник коллектив оештырылачак.
Әлеге түгәрәк үз эченә берничә юнәлешне алачак: этник вокал, традицион музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү, этнохореография, Татарстанда яшәүче төрле халыкларының мәдәниятен һәм көнкүрешен өйрәнү, сөйләм техникасын үстерү һәм публикада чыгыш ясарга өйрәнү. Киләчәктә төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлеге дә булачак.
Нет комментариев