«Һәр тасмада – өмет һәм теләк»: Ленино авылында маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә
Хәбәрләр

«Һәр тасмада – өмет һәм теләк»: Ленино авылында маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә

Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәдәният йортында изге эш гөрли: биредә махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр.

Бу эшкә авылның битараф булмаган, йөрәкләре Ватан өчен тибүче кешеләре җәлеп ителгән. Аларның һәркайсы, үз өлешен кертеп, җиңүне якынайту өчен тырыша.

Челтәргә үрелгән һәр тасмага изге эш катнашучылары үз теләкләрен кушалар. Чөнки алар белә: бу челтәрләр кемнеңдер гомерен саклап калу, сугышчыларны дошманнан яшерү мөмкинлеге.  Егетләребезнең өйләренә исән-сау кайтулары өчен тырыша волонтерлар. Һәр тасмада – өмет, теләк һәм Ватанга булган чиксез мәхәббәт чагыла.

«Менә чираттагы маскировка челтәре дә әзер, аны авылдашларыбыз кечесеннән олысына кадәр бергәләп эшләделәр. Без хәрбиләребезне һәм техникабызны саклауга өлеш кертүебез, сыйфатлы һәм ышанычлы маскировка чаралары булдыруыбыз белән горурланабыз.

Бу эш төрле буыннарны берләштерә, тәҗрибә һәм белемнәрне бер-берсенә тапшыра.Сезнең ярдәмегез һәм хезмәтегез өчен рәхмәт, авылдашлар», – ди авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.

Фотолар: Е. Лаврова. Ленино авылы мәдәният йортыннан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев