Грахово авылында матурлык салоны ачылды
Хәбәрләр

Грахово авылында матурлык салоны ачылды

Социаль контракт ярдәмендә Екатерина Михашова хыялын тормышка ашырды. Ул Удмуртиянең Грахово авылында чәчтарашханә-матурлык салонын ачты.

Екатерина 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, шулай ук, «Предпринимательлек әлифбасы» программасы буенча уку өчен 30 мең сум алды. Бу акча аның уйлаган эшен тормышка ашыру өчен чын старт булды. Алынган акча ул заманча җиһазлар, җайланма, эш өчен кирәкле материаллар сатып алды.

Югары икътисади белемле, бухгалтер булып 15 елдан артык эшләгән Екатерина:

«Креатив эш белән шөгыльләнү теләге ике ел элек туды», – ди. Элегрәк ул туганнарының, якынннарының чәчләрен кискән, буяган.

Социаль контракт төзеп, Екатерина үзенең хыялын тормышка ашырды. Сайлаган яңа белгечлеге буенча квалификациясен күтәреп, «Чәчтарашлык эше» белгечлеге буенча диплом алды.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев