Граховның «Лидер» мәдәният йорты керәшен мәдәниятен өйрәнү өчен Президент гранты отты
Граховның «Лидер» мәдәният йорты керәшеннәрнең уникаль йолаларын, җырларын һәм гаилә традицияләрен өйрәнү, саклау максатыннан зур проект башлап җибәрә.
Граховның «Лидер» мәдәният йортының керәшеннәрнең үзенчәлекле мирасын саклауга юнәлдерелгән «Керәшен культурасын саклыйбыз» проекты Президент фонды грантын алды. Бу грант «Лидер» мәдәният йорты хезмәткәрләренең бу районда күпләп яшәүче керәшен культурасын өйрәнү, аны халык арасында тарату максатын тормышка ашыруда ярдәм итәчәк.
Игътибар үзәгендә — Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм башкалардан яшәү рәвеше белән аерылып торучы керәшеннәрнең гаилә традицияләре һәм йолалары.
Мәдәни мирасны саклау идеясе белән кызыксынучы яшүсмерләр, гаилә тормышындагы мөһим вакыйгаларга — армиягә озату, кыз ярәшү, туй, бала тууга бәйле йолалар турында мәгълүмат алу өчен өлкәннәр янына барачак. Шул йолалар вакытында башкарыла торган җыруларга аерым игътибар биреләчәк.
Тупланган материаллар яңартылган йолаларны торгызу өчен нигез булачак, ә аның иң югары ноктасы Порым авылында уздырылачак «Первопрестольный бәйрәме»ндә күрсәтеләчәк театральләштерелгән тамаша — кияүгә чыгу күренеше була. Социаль челтәрләрдәге видеокөндәлекләр аша үзләренең хис-кичерешләр белән уртаклашып яшүсмерләр башкаларга керәшен мәдәниятенә юл ачачак. Бу, үз чиратында, керәшеннәрнең уникаль мирасына халык игътибарын тартып, төбәкне туристлар өчен кызыклы итәчәк.
Керәшен йолалар белән районда яшәүчеләрне мөмкин кадәр күбрәген таныштыру максатыннан күчмә күргәзмә оештырылачак, ул мәктәпләрдә дә күрсәтеләчәк.
Проектның финалы — керәшеннәрнең тардицион җыелу урыны Порым һәм Түбәнге Тыловай авылларындагы карендәшләребез өчен мөһим булган «Первопрестольный бәйрәме»ндә. Төрле буын кешеләрен, төрле ыру дәвамчыларын җыячак фестивальдә борынгыдан килгән һәм заманча яңартылган йолаларны күрергә, борынгы тарихыбызны тоярга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев