Удмуртиянең Грахов районында балалар китпханәсе районда яшәүче халыклар белән балаларны якыннарак таныштыра.
«Знайки» төркеменә йөрүче балалар яңа ел башында керәшен культурасы белән таныштылар. Аларга керәшеннәрнең кайларда яшәүләре, йолалары, бәйрәмнәре, костюм үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Балалар да кызыксынып караганнар, аеруча керәшен хатын-кызларының бизәнү әйберләре игътибарларын җәлеп иткән.
Әңгәмәдән соң, «Йөзек салыш уены» уйнаганнар. Балалар әйтүенчә, уеннарның башка халыкларныкы белән охшашлыгы бар.
Фото: Светлана Маева
Нет комментариев