Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Гөслә-Fest» фестивалендә Сәрдәбаштан Вера Архиповага Рәхмәт хаты тапшырылды

«Гөслә-Fest» милли мәдәният фестивале беренче тапкыр 2021 елда Арча сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлыгы гранты ярдәмендә узды.

Аның инициаторы, яңа идеялар ягыннан рухландыручысы – шушы мәктәп укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ятаган» фольклор-уен кораллары ансамбле җитәкчесе Альбер​т Гайнетдинов булды. Кызганычка, 2022 елда Альберт Салахович вафат булды. Әмма аның эше яшәвен дәвам итә, шуңа күрә быелдан башлап ​ фестивальгә Альберт Гайнетдинов исеме бирелде.

7 февраль көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә Альберт Гайнетдинов истәлегенә III "Гөслә - Fest" Республика милли мәдәният фестивале үтте. Фестивальдә Сәрдәбаш мәдәният йортыннан  карендәшебез гөсләче Вера Архипова катнашты һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Вера Васильевна чыгышы белән  Марий Эл республикасының Новый Мир авылыннан. Аңа хәзер 71 яшь, Арча районының Сәрдәбәш авылында гомер итә. Ул бу фестивальдә “Арча” көен уйнады. Вера түти «Туым җондызы» ансамбле солисты да”, – дип сөйләде Сәрдәбаш авылы клубы җитәкчесе Римма Сәмигуллина.

 

Вера түти үзе дә сүзгә кушылып:

«Бәләкәй чагымда ук гөсләдә уйнарга кызыксындым. Әнием бик оста гөсләче иде. Ул һәрвакыт гөсләнең матур көйләрен уйнап, күңелләрне күтәрә иде. Аның уйнаганын тыңлап, гөсләдә уйнарга теләгем тугандыр. Теләк булгач, мин дә үзлегемнән гөсләдә уйнарга өйрәндем. Фестивальдә чыгыш ясаган гөслә дә әниемнеке. Ул 70 еллык гөслә! Бу гөслә безнең гаиләнең тарихын саклый. Минем өчен гөсләдә уйнау – әниемнең мирасын дәвам итү, киләчәк буыннарга тапшыру», – диде.

Шулай ук фестиваль кысаларында балалар өчен мастер-класслар, ансамбль, коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев