Гөрпи түти «Мәхәббәт шалашы»на чакыра
Республикакүләм Питрау бәйрәмендә ун елдан артык инде «Димче почмагы» эшли. Танылган артист, сүз остасы, им-том рәтен белүче Аграфена Васильева ялгызларга — пар, оялчаннарга тиң яр табарга булыша.
«Димче почмагы» яшьләрне бер-берсе белән таныштыра, ялгызларга үз тиңен табарга булыша. Яшьләр димче Гөрпи түти янына килеп, башта анкета тутыралар, аңа телефон номерын да теркиләр.
«Соңыннан инде, кайсы йолдызлыкта тууларына, нәрсәләргә өстенлек бирүләренә, гаилә кору өчен ниндирәк кеше эзләүләренә карап, пар табуда ярдәм итәргә тырышабыз», — ди Аграфена Васильева.
«Димче почмагы»нда әле серле «Мәхәббәт шалашы» да бар. Анда төрле-төрле шифалы үләннәр, чәчәк бәйләмнәре, себеркеләр эленеп куелган. Кунаклар монда яшь килен белән кияүне элек ничек беренче мунчага керткәннәр — шуңа бәйле йолалар, ырымнар белән таныша алалар.
«Мәхәббәт шалашы»нда әле җир, су, ут һәм һава рухларын берләштергән кечкенә генә бер почмак та бар. Бер савытка су салабыз, үләннәр дә өстибез. Җир — аяк астында, һава — баш очында. Ә янып торган шәмнәр ут рухын чагылдыра. Бу рухлар, аларның көче һәм кешеләргә тәэсире турында бераз аңлатып үтәм. «Мәхәббәт шалашы»на кереп, үзеңнең иң яшерен теләкләреңне теләргә дә була. Әлбәттә, ул теләкләр ак, яхшы булырга тиеш — ә кемгәдер явызлык китерә торган түгел. Мәсәлән, «Бер Ходаем, үземә тиң пар, ышанычлы ир бир» дип сорарга. Кеше нәрсәдер теләгәндә, мин тиешле имне укып торам, — дип сүзен дәвам итте Аграфена. — Аннан соң инде, башка йолаларны үтәү дә күздә тотыла. Ә ул йолалар бик күп: туктаусыз елаган баланы тынычландыру, егет кешенең үзе күз атып йөргән кызга димче җибәрүе... Халык та бит, «димче диңгез кичтерер, яучы янчык чиштерер» дип бик белеп әйткән».
Биредә керәшен йолалары белән таныштыру җырулар, биюләр һәм уеннар белән аралашып бара. Шунлыктан бирегә татары, русы, чувашы — барысы да килә. Телебезне белмәүчеләргә Гөрпи түтиләре русча да сөйләп бирә.
«Димче почмагы» мәйданчыгы 19:00 эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев