ГИА бирә алмаган үсмерләр эшче һөнәрен үзләштерә ала
Россиядә дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырмаган 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга төбәк хакимиятләре билгеләгән исемлектән бушлай эшче һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге биргән закон үз көченә керде.
Россия дәүләт думасы председателе Вячеслав Володин әйтүенчә, мәгариф өлкәсендәге бу яңалык регионнарны эшче кадрлар белән тәэмин итү мөмкинлеге дә бирәчәк, ә анысы — икътисад үсеше өчен мөһим.
Үсмерләр дә, аттестат алу өчен җай чыкканны көткән арада, файдалы эш белән мәшгуль булачаклар.
«Карар кайбер сәбәпләр аркасында төп гомуми белем турында аттестат алмаган балаларны укыту процессына җәлеп итүгә ярдәм итәчәк. Алар эш белән мәшгуль булачак, ә киләсе аттестат алу омтылышын көтеп тормаячак», – дип билгеләде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев