Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Георгий Ибушевның “Рәшә чыңы” әдәби-музыкаль кичәсе уздырылды.
Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин сәхнәгә чыгып, 40 ел буе филармониянең әдәби-музыкаль лекториенда эшләүче карендәшебез Георгий Ибушевны үз коллективларының Габдулла Тукай исемендәге премиягә тәкъдим итүен әйтте.
– Быел 1 июньдә Георгий Мифодиевичның филармониядә эшләвенә 40 ел була. Бүгенге «Рәшә моңы» кичәсенең «Тукай моңнары» циклы кысаларында үтүе очраклы гына түгел – Георгий Ибушевны Г.Тукай исемендәге премиягә тәкъдим итәбез. Дәүләт премиясенә тәкъдим ителү – сәнгать кешесе өчен зур дәрәҗә.
Бу олы хәбәрне зал тагын алкышларга күмде.
Нет комментариев