Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Георгий Ибушев Тукай премиясенә тәкъдим ителде

Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле булды.

2025 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар билгеләнде. Алар – 10 кеше.

  • Рафис Корбанов – «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияте җыентыгы өчен;
  • Раниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен;
  • Мансур Гыйләҗев – «Словарь любви» пьсалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен;
  • «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;
  • «Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
  • Чулпан Закирова – «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл», «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен;
  • Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырьләр җыентыклары өчен;
  • Юрий Гвоздь – «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен;
  • Рөстәм Шәмсутов – «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен;
  • Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе, татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

* * * 

Премия 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы карары буенча гамәлгә куела. Ел саен бирелә торган премия сәнгать осталары, бигрәк тә язучыларыбыз арасында зур дәрәҗәгә ия. 1991 елдан лауреатлар исемлеген Татарстан Президенты раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев