Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: «Шигырь картина кебек булырга тиеш»

«Туганайлар» редакциясендә җырчы шагыйрь Георгий Ибушев кунакта булды. Шигырьләрне ничек, кайчан иҗат итә? Шул турыда сөйләде.

Георгий дәдәй шигырьләрен гадәттә көз (октябрь)-яз (апрель) айларында яза икән. Ә быел, үзе дә моңа гаҗәпләнә, җәй айларында да шигырь язган.

«Шигырь язу турында гел уйлап йөрмисең, күңел әллә нишләп китә дә, үзеннән-үзе килеп чыга. Мәсәлән, чәй эчеп утырганда, чынаякны өстәлгә куйганда башыма нидидер бер сүз килә дә, тәнем әллә нишләп китә, башта шигырь туа башлый. Аннары аны үзалдыңа кат-кат кабатлап утырасың. Җәй айларында эш күп булгангамы икән, шигырь язылмый. Ә шулай да, табигатьтәге үзгәрешләр күзгә чалынып, күңелгә җыелып бара. 

Шигырьләрнең күбесе, аеруча мәхәббәт турындагысы, җыелма. Берничә кешедән ишетәссең дә, ул хисне үзең кичермәсәң дә, шигырьгә биреп була. Шигырь картина кебек булырга тиеш. Син аны укыганда, төгәлләнгән бер матур картина күз алдыңа килә.

Эскертләргә сыек томан сарган, 
Таллар чумган сагыш эченә. 
Әнкәй бүген никтер уйга калган 
Һәм тутырып яккан миченә.

Менә бу юлларны укыганда әни күз алдына килә. Көз көне, бигрәк тә иртән, сыек томан тарала. Атлар кешни-кешни инештә су эчә. Әни мичне томалый да, урамга чыгып кергәч, шул җылы мичкә сөялеп тора. Менә монысы инде җыелма образ түгел, чынлыкта булган хәл. Күңел аны шигъри юллар итеп тезә.

«Яшь вакытта, айлы бер төндә, авылдагы кызлар-егетләр борчак басуына киттек. Борчакның өлгереп килгән сусыл, тәмле чагы. Ай нурларына коенган борчак басуы. Шундый рәхәт бер тынлык. Шул күренешне шигырь итеп кәгазьгә төшер генә. Әллә хисләр өермәсе ташыгангамы, шигырь килеп кенә чыкмый бит! Андый вакытлар еш була. Әмма шигырь, дулкын булып, үз җае белән килә ул» , – дип сөйләде Георгий дәдәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев