Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: «Гомерем буе керәшен мәдәнияте өчен җан атып яшим»

Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 40 еллык сәхнә иҗатына багышланган концерт кичәсе булды. Ул Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейда үтте.

Георгий Ибушевның концерт кичәсе Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейда үтте. 

«Гомерем буе керәшен мәдәнияте өчен җан атып яшим. Мин аны аңлыйм, беләм. Керәшен җырларын яңартып башкаручыларны исем-акылым китеп тыңлыйм. Аларның мелизматикаларын бозып бетереп тә җырлыйлар. Мәсәлән, кызу җырлар өчен темпларын үзгәртеп бетерәләр. Ә алай булырга тиеш түгел. Менә күптән түгел генә бер җырчы «Безнең ил» җырын башкарды, артистның исемен әйтеп тормыйм – әмма, шаккаттып утырдым. Алай ярамый бит инде, белмисең икән – килеп сора. «Мөгез чыгарам» дип бозарга ярамас иде җырны. Бу җыр безнең визит карточка бит инде. Бездә мелизматика аз җырларда, ләкин басым ясап җырлау бар», – дип әйтә Георгий дәдәй.

Шулай ук Георгий Ибушев шигърият, шигырь язу хакында да сөйләп алды.

«Беләсезме, шигырь язам, дип утырып кына иҗат итеп булмый. Алай итткәндә ул шигырь булып та җитешми. Кайвакыт дәртләнеп язасың да, аннан соң тагын бер кат укып карасаң – «өч тиенлек тә булмый»… Шигърият – гаҗәеп нәрсә. Мисал китерсәк: чәй эчеп йөрергә мөмкинсең аягүрә кухняда, шул вакытта башка керүе ихтимал шигъри тәлгәшләрнең. Аны аңлатып та булмый ничек язылганын. Мин үзем төрле темаларга язам, ләкин лирикмын. Мин табигать турында язарга яратам. Чөнки нәкъ табигать матурлыкны тоемларга өйрәтә», – дип әйтә ул.

Ибушевның концерт кичәсе дәвамында тере музыка яңгырап торды. Шулай ук аның сәхнәдәш дуслары чыгыш ясады. Георгий Ибушев — баяннарда һәм пианинода уйнаган аккомпаниаторларының моңнарына кушылып җырлады. Шуннан соң ул хезмәттәше, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты һәм ТР атказанган артисткасы Гөлнара Байназарова белән дуэт та башкарды.

Татар-информ

Фоторепортаж: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев