Георгий Ибушев: «Балачак перәнниге күз алдыннан китми. Күрсәм, күңелем әллә нишләп куя»
Җырчы карендәшебез Георгий Ибушев редакциябездә кунак булып китте. Бала чагындагы Яңа ел истәлекләрен дә сөйләде.
Яңа ел җитәрәк, күбебез күңелле вакыйгаларны искә ала. Бәйрәм алдыннан Георгий дәдәй редакциябезгә кунакка килгәч, балачак хатирәләрен искә төшереп утырдык.
«Яңа елны бала чакта башкача көтә идек. Кыш бабайның барлыгына да чын күңелдән ышандык, аның укытучы Анна түти икәнлеген кем белсен?! Мин Кыш бабайны мәктәпкә килеп куна икән дип уйлый идем. Клубка ёлка алып кайтулары да көтеп алынган көн иде. ДТ тракторының зур чанасына салып, урам буенча алып кайталар. Без бала-чага сөенеп, кычкышырып, трактор артыннан йөгерәбез. Ә чыршы исе...! Бөтен авылга тарала. Минем өч дәдәй дә Яңа ел чыршысын бизәү өчен уенчыклар ясады. Мин клубка керү белән, алар ясаган уенчыкларны эзли башлый идем.
Клуб тулы кеше була иде. Шундый бер бәйрәмгә – миңа 4 яшьләр булгандыр – шигырь өйрәнеп бардым. Тик, чыгып сөйләргә кыюлык кына җитми бит. Кыш бабай: «Тагын кемнең шигырьләр сөйлисе килә?», — дигәч, дәдәйләр мине «бар, бар» дип кыстый башладылар. Кыш бабай чыгыш ясаучыларга ак перәнник бирә иде, шуны күрүем булды, курку да югалды, зәңгәр урындык өстенә басып, сөйләп бирдем. Клуб тын да алмый тыңлады. Сөйләп бетергәч, урындыктан төшеп китәсе идем, Кыш бабай әрҗәдән әллә ничә перәнник алып бирде. Безнең ачлы-туклы яшәгәнне белгәндер инде.
Менә шул балачак перәнниге күз алдыннан китми. Күрсәм, күңелем хәзер дә әллә нишләп куя. Кайда гына ашап карамадым, тик, балачактагы кебек тәмлесе булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев