Георгий Ибушев: «Иң рәхәт ял – авылда»
Яраткан карендәшебез Георгий дәдәй Ибушев җәйгә планнары белән уртаклашты.
Георгий дәдәй редакциябезгә: «Ураааа! Сезон ябылды!» дигән язу белән үзләренең фотоларын юллады. Фотодагы шатлыклы йөзенә карап, без аны берәр диңгез ярындагы комлыкта ятадыр дип уйлаган идек. Ә ул үзенеңе туган авылы Владимирга кайтып киткән икән.

«Җәйге ялга таралыштык. Бернинди чит илләр дә, диңгезләр дә кирәкми. Владимирны берсе дә алыштырмый, иң рәхәте авылда», – дип язып җибәрде Георгий дәдәй.
Фотоларына карауга авылдагы ялының никадәр шәп икәнен аңладык. Бакча тутырып утырткан бәрәңгеләренең төбенә дә өеп куйган. Бер чүп әсәре дә юк. Хәтта, кәбестәләренә кадәр матур гына күтәрелеп киткән. Димәк, көз көне кәбестә ашыйбыз икән. Крыжовниклары да өлгереп килә икән инде…


Әллә Олег дәдәй Фазылҗанов шикелле, Владимирга Георгий дәдәйләргә редакциябез белән җыелып кунакка кайтасы инде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев