Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: «Туым Жондозы» - сакланып килгән мәдәниятебезне сәхнәгә чыгара»

«Туым Жондозы» фестиваленең алыштыргысыз жюри председателе Геннадий Макаров 14нче тапкыр оештырылучы конкурска нәтиҗә ясады.

Әлбәттә, талантлы балалар арасыннан берничәсен генә сайлап алу жюрига җиңел булмагандыр. 

«Фестивальне балалар гына түгел, җитәкчеләр дә көтәләр. «Туым Жондозы»на елдан-ел талантлы балалар килә. Күбесенең әзерлек белән килүләре күренә. Узган елда катнашкан конкурсантларны кабат күрү, әлбәттә, сөендерә. Тик шунысы бар, конкурс ике елга бер узганга күрә, катнашучылар бераз суына төшәләр кебек. Бәлки, безгә кабат ел саен уздырыла торган форматка кайтырга кирәктер.

Катнашучыларның башкару осталыгына карап, нәкъ менә үз районнарындагы йолаларын, җыру-биюләрен сайлаганнарга югары бәя бирәбез. Милли киемнәр киеп килсәләр, алар өчен баллар өстәлә. Фестивальнең файдасы бик зур. Җитәкчеләрдән, әти-әниләрдән яхшы теләкләр, рәхмәтләр ишетәбез. Бу — керәшеннәрнең буыннан-буынга сакланып килгән мәдәниятен сәхнәгә чыгаручы бердәнбер фестиваль», — дип ассызыклады Геннадий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев