Татарстанда табигый газның ваклап сату бәяләрен һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары хезмәтләренә тарифларны арттыру расланды.
Аерым алганда, табигый газның бер кубометр бәясе 2026 елның 1 гыйнварыннан хәзерге 8,41 сумнан 8,55 сумга кадәр артачак, ә 1 октябрьдән 9,28 сум булачак.
Татарстанның «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнбатыш зонасында, чүп чыгару хезмәте 1 гыйнвардан каты коммуналь калдыкларның бер кубометры өчен хәзерге 598,49 сумнан 608,46 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк. 1 октябрьдән хезмәт бәясе 668,70 сумга кадәр үсәчәк.
Республиканың «Гринта» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган көнчыгыш зонасында, каты коммуналь калдыкларны чыгару бәясе 1 гыйнвардан хәзерге 614,95 сумнан бер кубометр өчен 625,19 сумга кадәр артачак, ә 1 октябрьдән — 687,08 сумга кадәр.
Россия буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә гыйнвар аендагы тарифларны күтәрү 1,7 процент тәшкил итәчәк, ә Татарстан өчен октябрь аендагысы — 13,4 процент, рөхсәт ителгән тайпылыш 4,8 процент.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарифлар буенча вазгыятьне татарстанлыларга аңлату зарурлыгы турында белдерде.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев