«Газетабыз – ул уртак йортыбыз»: «Туганайлар»ны укучылар үз фикерләрен юллый
Безнең газетабызның даими укучылары, Алабуга районындагы Шүрнәк мәдәният йортының «Сүрәкә» ансамбле солистлары Валентина Каишева һәм Винера Пашаева үзләренең җылы фикерләрен юллаганнар.
Алар ел саен газетабызга язылып, һәр санын зур кызыксыну белән укып баруларын әйтәләр.
«Үз керәшеннәребез газетасы бит ул, ничек язылмыйсың ди! Язмалар бик эчтәлекле, һәр теманы да яратып укыйбыз. «Туганайлар» һәр керәшен кешесенең күңеленә хуш килерлек, аларның тормышын яктыртырлык материаллар бастыра. «Сүрәкә» ансамбле дә үз газетабыз кебек үк, халкыбызның йола-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аны яшь буынга җиткерү өчен тырыша. Газетабыз – ул безнең уртак йортыбыз, анда һәркем үз фикерен ирекле әйтә, үзенең уй-кичерешләрен уртаклаша ала. Шуңа күрә, һәр язманы кадерләп кабул итәбез», – диләр алар.
Бу сүзләр безнең өчен бик кадерле, чөнки алар укучыларыбызның безгә булган ышанычын һәм яратуын күрсәтә. Аларның бу сүзләре безне тагын да, кызыклырак язмалар әзерләргә дәртләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев