Газ җиһазларын карап тотуга карата таләпләр кырыслана
1 марттан Россиядә газ җиһазларын карап тотуга карата таләпләрне кырысландыруны күздә тоткан үзгәрешләр үз көченә керә.
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы — баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин шулай дип белдергән.
«Приборлар белән үлчәү игътибар үзәгенә алына. Ягъни элегрәк төтен юлының эшләве генә мөһим булса, хәзер һава алмашы күрсәткечләрен һәм төтен юлы һавасындагы газларның микъдарын үлчәргә кирәк булачак», — дип аңлатып үткән ул. Тыгин әйтүенчә, төтен юлының ни дәрәҗәдә дөрес эшләвен чамалап кына тикшерү узганда кала.
Газ хезмәте хезмәткәрләренә приборлар күрсәткечләрен теркәп, аларның югары һәм түбәнге чик кысасыннан чыкмавына инанырга кирәк булачак. Шул ук вакытта газ җиһазыннан файдалану таләпләрен санга сукмау ачыкланган очракта, мондый фатир яки йортны газдан өзәчәкләр. Газ хезмәте хезмәткәрләрен торакка кертмәгән очракта да газ белән тәэмин итү туктатыла.
Шунысы да бар: узелдагы краныгызны ябып кую гына түгел, аны эретеп ябыштырып ук куячаклар. Ягъни киредән газга тоташу кыенга туры киләчәк, дип басым ясап әйткән Дәүләт торак инспекциясе башлыгы. Аның сүзләренә караганда, газ җиһазы һәр ел саен тикшерелергә һәм кешеләр үзләре үк газчыларның торакны тикшерүләре белән кызыксынырга тиеш.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев