Гавриловларга, Россиядәге Гаилә көне уңаеннан, “За любовь и верность” медале тапшырылган
Красноярск өлкәсенең Пировский окруындагы Волоковое авылы керәшеннәре Гавриловлар 40 ел уртак гаилә юлыннан атлый.
“Валентина Михайловна белән Павел Ивановичка медаль бирүләренә шатландык. Валентина – ирем Федяның туганнан туганы. Матур, тату гаилә. Җыелышсак, Валя гармунда уйный, без керәшенчә җырлашып утырабыз, үзебезчә биибез. Волоковое авылы ул безнең Комаровкадан 40 чакрым гына ераклыкта, халкы – беткәнче керәшеннәр, – дип сөйләде Комаровка авылынанн Лидия Тараканова. – Валя белән Павелның уллары Антон – Украинадагы махсус хәрби операциядә. Аның өчен барыбыз да борчылабыз, исән-сау йөрсен. Кыска вакытлы ялга кайткан иде, июльнең 8ендә кабат китте”.
Гаиләдәге өч малайның олысы булган Антон сроклы хәрби хезмәтне Чечняда үткән, контузия дә алган. Украинада махсус хәрби операциягә Антон Гаврилов мобилизация буенча китә. Штурм бригадасындагы бу керәшен егете Ватан бөтенлеген саклаганда яралана. Антон Гавриловка иң зур хәрби бүләк – Батырлык ордены тапшырыла. Яралары төзәлгәч тә сафта кала. Ул хәзер машина йөртә – “алгы сызык”ка сугыш кирәк-ярагы, йөк ташый.
Пировский округының горурлыгы булган шундый батыр егет үстергән Гавриловлар авылдашларының ихтирамына лаек.
“Победа” хуҗалыгында шофёр булып эшләгән Павел Ивановичның хезмәт стажы – 43 ел. Хәзерге вакытта да язгы чәчү, печән әзерләү, урып-җыю тырыш карендәшебез Гавриловтан башка үтми.
Хатыны Валентина Михайловна гомеренең 35 елын мәдәният тармагына багышлаган. Ул Волоковое клубында мөдир булып эшләгән. Пировск округының атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Гаврилова Кириково авылының “Селянка” вокал төркемендә җырлап йөри. Төрле кокнурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Керәшен бәйрәмнәрендә Гавриловлар өендә өч буын бергә җыела. Әби-бабайларының үзебезчә җырлауларын тыңлап, табындагы милли ризыкны ашап, гаиләдә йолалар үтәлүен күреп үсә оныклары. Өлкән Гавриловлар аларның киләчәктә үз ыруларын онытмаячакларына, керәшен булуларына горурланып яшәячәкләренә ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев