Фирдәүсә Кәримова: «Людмила Белоусова рус балаларына татар телен укыту өчен дәреслек әзерләүдә катнашты»
Чаллының элекке өзлексез педагогик белем бирү институтының яңа белгечлек факультеты деканы Фирдәүсә Кәримова Людмила Даниловнаны педагогик белем камилләштерү институты тарихына үз өлешен керткән шәхесләрнең берсе булуын искәртте.
— Татар халкы сөйләмендә кыска, әмма бик тә тирән эчтәлеккә ия булган гыйбарәләр яши. Халкым, унган-булган кеше турында сөйләгәндә кыска гына итеп: бер булганнан бар да була, диеп бәя бирә. Без белгән Людмила ханым шундый тип кешеләрнең берседер ул.
Чаллы шәһәрендә Кама аръягы һәм Чаллы шәһәре укытучылары яратып йөргән белем камилләштерү институты бар иде. Людмила ханым белән без шунда таныштык. Ул заманнарны хәзер дә сагынып искә алабыз. Людмила ханым бездә озак эшләмәде, әмма күпкырлы шәхес буларак күпләрнең хәтеренә кереп калды. Ул туган телебезгә карата мөнәсәбәт яхшы якка таба үзгәрүгә йөз тоткан заманнар иде.
Татар мәгарифе системасы алдына рус балаларына да татар телен өйрәтү проблемасы килеп басты. Моны чишү өчен рус телле балаларга татар теле дәреслекләрен язу бурычы куелды. Тиз арада дәреслекләр язу буенча комиссия тупланды. Интернетны һәм яңа технологияләрне дә белгән кеше буларак, Людмила ханым дәреслекләр язу, аларны компьютерда әзерләү буенча комиссия составына кертелде. Үзенә таләпчән кеше буларак, татар теле буенча белемен камилләштерү өчен 3 еллык курслар үтеп, татар теле укытучысы дипломын алды.
Җыйнап әйткәндә, камил туган телебезне дәүләт теле дәрәҗәсенә чыгару өчен күп тырышлык куючылар арасында булды. Людмила ханым — күпкырлы шәхес буларак, өзлексез педагогик белем камилләштерү институты тарихына үз өлешен керткән шәхесләрнең берсе. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев