Россиядә киләсе кыска эш атнасы февральдә көтелә. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
Россиялеләр 24 февральдән 27 февральгә кадәр дүрт көн эшләячәк.
Эш атнасы бәйрәм көне уңаеннан кыскартылачак. Дүшәмбе, 23 февральдә, Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә россиялеләр дүрт көн генә эшли.
Татар-информ
Фото: Алина Кондратьева
Нет комментариев