Фермер Валентин Шалапаев: «Сарык итенә ихтыяҗ зур. Ел дәвамында 150ләп сарык сатыла»
Моннан 8 ел элек фермерлык белән шөгыльләнергә керешкән Урта Баграж егете Валентин Шалапаев эшен 15 баш сарык асраудан башлап җибәрә.
Фермерлык эшен 15 баш сарык асраудан башласа, тырышып эшләү һәм тәҗрибә нәтиҗәсендә, сарыкларын 680 башка җиткерә алган. Үзе ул Урта Баграж авылы егете. Гомер буе авылда фельдшер булган Ольга (ул инде вафат) һәм МТСта шофер булган Алексей Шалапаевлар гаиләсендә туа. Гаиләдә дүрт малай була.
— Ике дәдәм, ярты ел вакыт аралыгы белән, бер-бер артлы армиягә киттеләр. Хуҗалыкта әти-әнигә булышу күбрәк минем өскә төште ул чакта. Көненә бакча артына суга 18 тапкыр төшә идем. Мал-туар карап үстек, бервакытта да эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына аерып тормадык, — дип искә ала ул балачагын.
Урта мәктәпне тәмамлаган Валентин Чаллыда повар белгечлеге ала. Ләкин ул үзен күпме юллар үтеп, нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагында таба.

Барысы да 2018 елда башлана: Валентин Алексеевич Чаллы шәһәрендәге җайга салынган бизнесын улына калдырып, үзенә «тыныч» эш табу өчен Александр бистәсенә кайта. «Ярым җимерек, буш торган терлекчелек торагы бар, булдыра алганыңны күрсәтсәң, ферманы үзеңә рәсмиләштерербез» диләр аңа авыл җирлеге башкарма комитетында. Шул рәвешле, үзендә булган 700 мең сум акчасы 15 сарык сатып алуга һәм ферма төзекләндерүгә китә.
— «Романовский» токымлы сарыкларда тукталдым. Алар янына «Катум», «Эдильбай» токымлыларны алып куштым. Өстенлекле яклары бик күп, безнең табигать шартларына яраклашкан алар. Әлеге токымлы сарыкларның ите тәмле һәм сыйфатлы. Иң мөһиме — аслары чиста булсын. Чиста булгач, итендә дә ят ис булмый. Вакытында печәнен бирәбез, алларына су-тоз куябыз», — дип әйтә Валентин Алексеевич.

Фермасында чип-чиста, стеналар акшарланган. Ул үзенең хуҗалыгы турында яратып сөйли. Әмма кыенлыклар да юк түгел.
«Печәнне, ашлыкны сатып алам. 600 сарыкка алты «КамАЗ» машинасы арпа гына кирәк. Быел терлекләргә азык алырга 1 миллион 280 мең сум акча китте», — ди ул.
Җәй көне терлекләр көтүдә тукланалар. Буаз сарыклар өчен аерым бәрәнләтү урыны бар. Аннан бәрәннәр «садик»ка чыгарыла. Биредә өч айга кадәр асралалар. Ел саен сарыклар башын 50гә арттырып бара фермер.
«Сарык итенә ихтыяҗ зур. Күбрәк Корбан гаетенә алалар. Ел дәвамында 150ләп сарык сатыла. Сарык йонын Башкортстаннан килеп алалар, йонны Кукмара итек фабрикасына да тапшырабыз», — ди Валентин.
Бу эштә аңа бертуган дәдәсе Николай, энесе Виталий, улы да ярдәм итә. Кыскасы, гаилә бизнесы. Сарыкларны төлке-угрылардан сакларга махсус өйрәтелгән этләр бар.

Фермер сарыкларны берничә утарга бүлеп урнаштырган. Быел сарыкларын биркалаштырганнар. Әлеге биркалар аша терлек турында бөтен мәгълүматны белергә була — яше, кушаматы, прививкалары, токымы, хуҗасы, кайдан алынганы. Ветеринария таләпләре буенча каралган барлык процедуралар да үтәлә. Валентин үзе еш кына сарыкларына укол да ясый, тракторда азыгын да алып кайта. «Авылда үскәннәр чыныккан алар, эштән курыкмыйлар», – ди ул, елмаеп.

Фермер район, республика бәйгеләрендә дә катнаша. Быел «Хезмәт кешесе» район конкурсында җиңде, узган ел «Иң яхшы фермер» булып танылган. Хәйриячелектә дә катнашып килә. Сабантуй батырларына да тәкәләр бирә. Туган авылында, Ал. Бистәсендә узган бәйрәмнәрдә Валентин Алексеевич биргән сарыклардан тәмле ашлар пешерелә. Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев әйтүенчә, махсус хәрби операция башланганчы, ике ел рәттән, Валентин үз туган авылында уздырылган «Питрау кайту» бәйрәменә сарыклар биргән. Зур-зур казанларда сарык итеннән шурпа, хашлама пешереп, бар авылдашлары сыйланган.
Валентин Алексеевичның киләчәктә эшчәнлеген җәелдерергә дә исәбе юк түгел. Фермадагы тагын бер бинаны төзекләндергән, хәзер сарыклар һәм тәкәләр аерым асралачак.
Зәй офыклары, Фотолар: Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев